Песисез дөнья күңелсез!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Песисез дөнья күңелсез!

Песисез дөнья күңелсез!

Песиегез булса, бүген алар өчен кечкенә бәйрәм оештыра аласыз, дуслар! Юкка гына түгел, чөнки бүген – Бөтендөнья песиләр көне билгеләп үтелә!

Кем генә яратмый икән әлеге җан ияләрен?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дусларга битараф калып булмый торгандыр.

Песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә этләр тора. Галимнәр фикеренчә, өйдә песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга икән. Песиләр, чыннан да, безнең сәламәтлек өчен бик файдалы. Алар стрессны киметергә һәм йокысызлыктан арынырга да ярдәм итә. Моннан тыш, бу җан ияләре өйне күсе һәм тычканнар саклый. Шул рәвешле алар йорт хуҗалары өчен алыштыргысыз ярдәмче ролен дә үтиләр.

* 95% кеше песиләре белән сөйләшә.

* Мәченең 12 пар мыегы бар.

* Песи үз гомеренең 70%ка якын өлешен йоклап уздыра.

* Песи үз дигәненә ирешү өчен берничә сәгать буе туктаусыз мырауларга сәләтле.

* Әгәр мәче аркасына ята икән, шул рәвешле, ул үзенең кешегә булган ышанычын белдерә.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...