«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак!

«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак!

Бүген «ТАИФ» АҖнең икътисад һәм финанслар идарәсе рәисенең баш киңәшчесе Гүзәлия Мөхәрәмовна Сафина «ШАЯН ТВ»да кунакта булды!

Каналыбызның төп геройлары һәм балалар мөхтәрәм кунакны күңелле итеп каршы алдылар, зур студиябез буйлап сәяхәткә чакырдылар. Биредә кунагыбызны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев белән берлектә каналның иң яхшы алып баручылары «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, шәп проектлары, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштырдылар, аралашып алдылар.

Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчесе, «Батыр егетләр» ансамбле солисты Сәид Галиуллин үзенең шат җырын бүләк итте.

«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр һәм бу мавыктыргыч процессны күзәтә алдылар. Әлеге студиянең җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакларыбызның сорауларына җавап бирде.

Искиткеч җылы үтте әлеге очрашу! Дусларыбызның тагын да күбәюе – безне бик сөендерә! Алга таба да мондый күрешүләр күбрәк булса иде!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...