Августның иң романтик бәйрәме!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Августның иң романтик бәйрәме!

Августның иң романтик бәйрәме!

Кечкенә вакытта күпләр йолдыз атылганда теләк теләсәң, аның кабул булачагына ышанып яши. Сезнең дә иң зур хыялыгызны уйлап, төнге күккә карап, йолдыз атылганын көтеп утырганыгыз бардыр. Йолдыз атылуга, теләкне әйтеп өлгерергә кирәклеген дә, аның чынга ашуын теләсәң, беркемгә бу турыда әйтмәскә кирәклеген дә белә идек. Йолдызлыклар белән танышу, чүмечкә охшаган Җидегән йолдызны табарга өйрәнү, ихластан сөенү – бу истәлекләр һәрберебезнең балачак хатирәләре.

Ә йолдыз җыю көне турында ишеткәнегез бар идеме? Әлеге бәйрәм ел саен 7 августта билгеләп үтелә. Һәр елны август аенда йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин. Бу җәйнең соңгы аена иң зур метеорит агымы Персеиданың активлык чоры туры килүе белән бәйле. Персеидалар – Свифта – Таттла дип аталучы кометаның кисәкчекләре ул. Свифта – Таттла кометасы безнең планетага 135 елга 1 тапкыр гына якынлаша. Соңгы тапкыр бу хәл 1992 нче елның декабрендә булган. Ә менә Җир шары үзе әлеге кометаның гаҗәеп койрыгына ел саен якыная. Комета койрыгыннан аерылган метеоритлар һәм ком кисәкчекләре Җир атмосферасына эләккәч, янып бетә. Үзләреннән соң алар дуга сыман эз калдыралар. Нәкъ шул эзне без йолдыз атылу дип әйтәбез.

Җәйнең соңгы аеның ямен һәм тәмен белеп калу өчен күктәге йолдызларны күзәтү – менә дигән шөгыль. Төнегезне йоклап уздырмагыз! Дусларыгыз белән йолдыз җыярга ашыгыгыз!

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...