Иң татлы тел - туган тел!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иң татлы тел - туган тел!

Иң татлы тел - туган тел!

      Бүгенге очрашу һәркайсыбызның да күңелендә озак сакланыр. Россиянең 22 төбәгеннән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашу өчен килгән 200 укучы безне аеруча җылы каршы алды. "ШАЯН ТВ" каналы, аның тапшырулары белән таныш булулары горурлык хисләре уятты. "Шаян тәҗрибәләр" тапшыруын алып баручы, мультсериалларда төрле геройларны тавышландыручы Илназ Сибгатуллинның чыгышын кунаклар көчле алкышларга күмде. Ә безнең өчен тамашачы мәхәббәтеннән дә югарырак бәя була алмый.
    Иң татлы тел - туган телдә аралашып, чит төбәкләр белән дуслык күперен ныгыттык. Алар каналның истәлекле бүләкләре белән генә түгел, ә күңел түрләренә очрашуның иң җылы мизгелләрен дә салып кайтып китте.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...