Февраль карга бай...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Февраль карга бай...

Февраль карга бай...
Февраль карга бай, апрель суга бай, диләр. Әйдәгез, кышның соңгы аен бергәләп күзәтик әле. Яз, җәй айлары нинди булыр икән? Сынамышлар дөреслеккә туры килерме? 
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, җәй иртә килер.
Кар күп ятса, үлән калын булачак.
14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер.
27 февраль җылы һава булса, март башы салкын булачак.
Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә, яз соңарып килә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...