Яратасыз инде...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яратасыз инде...

Яратасыз инде...

Сәлам, ШАЯНнар!!!

Ә сез мультфильмнар карарга яратасызмы? Яратасыз инде, беләбез..

Ә син мультфильмнарның ничек барлыкка килгәнен беләсеңме? Әйдәгез тарих битләрен барлыйк.

Мультфильмнар әле булмаган вакытта, балалар әкиятләр укыган һәм аннары алар буенча “шәүлә театры” куйганнар.

Вакыт уза, яңа үзгәрешләр барлыкка килә һәм “шәүләләр” күләгәдән чыга. Аларның кыяфәтләре барлыкка килә, ә соңырак инде аларга “җан”да керә. Шулай итеп алар телевизор (шакмак) эченә кереп китәләр.

Ә иң беренче мультфильм кайчан төшерелгән икән?

Бу сорауга төгәл җавап юк, чөнки “иң беренче” исеме өчен 3 мультфильм көч сынаша.

Ясалма мультипликацион мультфильмның туган көне 1877 елның 30 августына туры килсә дә, беренче “Лилипутлар циркы” диеп исемләнгән мультик бары тик 1898 елда гына чыга, ә мультиплекс анимацияле мультфильм 1908 елда ясала. 

 Аргентина режиссеры Квирино Кристиана мультфильмнар дөньясында яңа адым ясый. Ул 1917 елда “Апостол” диеп исемләнгән тулы метражлы мультфильм төшерә.

Шуңа күрә кемнең беренче булып мультфильм төшергәнен әйтүе кыен.

Ә сез «ШАЯН ТВ» каналында нинди мультфильм күрергә теләр идегез?

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...