Могҗизага тиң бәйрәм

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Могҗизага тиң бәйрәм

Могҗизага тиң бәйрәм

10 декабрьдә Казанда “Ярдэм” фонды чатырында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия мәҗлесе узды. Аны инвалидлар декадасы кысаларында уздырдылар.

Инвалид көне – ул мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләр турында искә төшерергә кирәк булган көн. Әмма без арабызда андый кешеләр булуын һәрвакыт истә тотарга һәм аларның гадәти тормыш белән яшәргә хаклы икәннәрен аңларга тиеш. Хәзерге инвалидларга ярдәм итәргә әзер кешеләрнең күп булуы сөендерә.

Медиа РТС реклама компаниясеннән, үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен кием кибетеннән битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, "Ярдэм" хәйрия фонды тарафыннан могҗизага тиң чара оештырылды. Һәм әлбәттә, “ШАЯН ТВ” каналы мондый чараларда актив катнаша. Безнең төп геройларыбыз Шаян белән мәче Мияуны күргәч, балаларның шатлыклары эченә сыймады. Нәни дусларыбыз өчен шулай ук фәнни шоу-программа, театральләштерелгән тамаша да оештырылды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп, балаларга бүләкләр тапшырды.

Сабыйларның һәр мизгелгә эчкерсез сөенүе бәйрәмнең, чынлап та, гаҗәеп булуын дәлилләде. Бу көн аларның күңелләрендә матур истәлек булып әле озак сакланыр.

E612Egbz-3M.jpg

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...