Туган көнең котлы булсын, телефон!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Туган көнең котлы булсын, телефон!

Туган көнең котлы булсын, телефон!

       Дуслар, бүген нинди зур бәйрәм икәнен беләсезме? Юк, юк, алай ярамый! Ничек инде без бер генә минутны да аннан башка күз алдына китерә алмый торган мобиль телефонның туган көне турында оныта алдык? Хәзер үк төзәтергә кирәк! Телефоныгызны алыгыз да, икенче телефонны бәйрәме белән котлап язып җибәрегез. Сөенсен әле!

       1973 елның 3 апрелендә Motorola корпорациясенең инженеры үзе уйлап тапкан җайланманы тикшереп карарга була. Мартин Купер дөньядагы беренче кәрәзле телефоннан башка оешмада эшләүче хезмәттәшенә шалтырата. Үз уңышына сөенгән уйлап табучы тизрәк чыбыксыз телефоннан сөйләшүе турында хәбәр итә.

        Хәзергеләр белән чагыштырганда, аны кесә телефоны ук дип атап булмый, әлбәттә. Ул якынча 1 кг авырлыкта, озынлыгы – 22,5 см, киңлеге – 12,5 см, калынлыгы 4 см булган. Шуңа да карамастан, бу дөньяны шаулаткан һәм бөтен кешенең тормышын үзгәрткән яңалыкка әйләнгән. Кайчандыр чыбыксыз телефон могҗиза булып тоелган, хәзер исә ансыз тормыш ышанмаслык хәл булып санала.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...