Ни өчен Эт белән Песи бер-берсенә дошман булганнар?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ни өчен Эт белән Песи бер-берсенә дошман булганнар?

Ни өчен Эт белән Песи бер-берсенә дошман булганнар?

Элекке заманда бер Этне хуҗасы бик начар карый башлаган. Эт, бичара, бик ябыгып, арыкланып, эченнән кылыч күренерлек булып калган, ди. Менә бервакыт аны шул авылның Старостасы күргән дә бик кызганган, аны үз янына чакырып алып әйткән, ди:

— Син, төннәр йокламыйча, хуҗаның йортын саклыйсың, көндез аның терлекләрен көтәсең, быелгы ачлыкта, улап-улап, яңгыр китердең. Бар, әйт хуҗаңа, сине, карамыйча, болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә, сине ул яхшылап ашатып симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең! — дип, Староста аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди. Эт шул кәгазьне алып киткән, авызында тотып та караган, кулында тотып та караган, кая куярга да белмәгән.

— Авызымда йөртсәм чылана, өрсәм, авызымнан төшә, кулымда йөртсәм ертыла, тукта, мин моны Мәчегә биреп саклатыйм, — дигән дә аны чакырып чыгарган. Чыгарган да кәгазен күрсәтеп әйткән, ди:

— Мәче дус, менә бу миңа югарыдан төшкән зур кәгазь, минем аны саклар урыным юк, син өйдә торасың, шуңа күрә мин 150 аны сиңа әманәт итеп куеп торам, көз хуҗабыз әвен суккач, мин аны үзем синнән сорап алырмын, син яхшы сакла, — дигән.

Мәче кәгазьне «ярый» дип алган да өйгә шома гына кереп киткән. Ләкин Мәчедә Эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын булгач, ул җылынырга дип, мичкә кереп яткан икән, Этнең боерыгын шунда онытып та калдырган. Иртән торуга мич яксалар, Этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди. Менә җәй үткән. Яңгырлар явып, игеннәр уңып киткән. Өйдә икмәк тә, аш-су да пешеп тора, ди. Адәмнәр дә тук, Мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт Этне һаман да карамый, ул һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында кәгазе юк. Хыянәтче Мәчедән сора-сорама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр итә дә, үтә дә китә. Шуннан бирле хәзер Эт, Мәчене күрсә, бердән аңа ташланып:

— Ыр-р, ыр-р! Безне ач калдыручылар! — ди икән.

Мәче:

— Пырых, пырых!.. Без бит тук!.. — дип, йоннарын торгызып, өйгә таба чаба бирә, ди.

Һәм шуннан бирле араларында дуслык та беткән, әле дә булса гомер буе ырлы-мырлы, этле-мәчеле булып яшәргә калганнар, ди.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...