Ноябрь - бусагада кыш!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ноябрь - бусагада кыш!

Ноябрь - бусагада кыш!

Ноябрь - бусагада кыш. Көз белән кыш тартыша да башлады. Күптән көтелгән беренче кар яуды. Табигать, әкренләп, кышкы йокыга әзерләнә, кояш та көннән-көн сирәгрәк елмая. Бу айдагы һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышын фаразларга була. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә! Көзнең соңгы аенда безне ниләр көтә икән?

* Ноябрьдә һава торышы нинди, апрель шундый.

* Ноябрьдә болытсыз һава торышы - температураның тиз түбәнәюе билгесе.

* Ноябрьдә озакка сузылган көчле салкыннар - кырыс кышка.

* Ноябрь башында кар яуса - иртә язга.

* Кар күп булса - бай икмәккә.

* Ноябрьнең коры һәм аяз булуы - киләсе елның уңышы өчен начар.

* Ноябрьдә иртәдән яңгыр явып, ә кичкә кар көртләре ятарга мөмкин.

* Ноябрьдә агачлар яфракларын коеп бетермәгән булсалар - озын кышка.

* Ноябрьдә черкиләр очса - җылы кыш көтелә.

*Үрдәкләрнең күбесе кышларга калса - кыш җылы булачак.

* Авылларга куяннар никадәр якынрак килсә, ноябрь дә шулкадәр салкынрак булачак.

* Кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...