Ял көннәренә «ШАЯН ТВ» каналы шәп премьера әзерләде!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ял көннәренә «ШАЯН ТВ» каналы шәп премьера әзерләде!

Ял көннәренә «ШАЯН ТВ» каналы шәп премьера әзерләде!

Ял көннәрен «ШАЯН ТВ» каналы белән бергә үткәрегез! Чөнки без сезгә шәп премьера әзерләдек!

Зебра Кумбаның тумыштан бирле бәхете булмый: ул кыска буйлы, өстәвенә, яртылаш ак тәне аркасында көтүдән дә көлкегә кала. Корылык башлангач исә Кумбаның кардәшләре нәкъ менә аны бөтен бәла-казаларның сәбәбе булуында гаепләп, зебраны көтүдән үк куып чыгаралар. Бәхетсез һәм ташлап калдырылган Кумба үз-үзенә генә таянып булуын аңлый, шуңа күрә борчылырга вакыт та калмый.

Ул яңа тугры дуслар табу, җитмәгән полосаларны эзләү, үзенең көтүен корылыктан коткару һәм гаиләнең хөрмәтенә лаек булу өчен акылга сыймаслык маҗараларга юл ала.

«Кумба» мультсериалын шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карамый калмагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...