«Монсиклар» сезне үз дөньясына чакыра!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Монсиклар» сезне үз дөньясына чакыра!

«Монсиклар» сезне үз дөньясына чакыра!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналында чираттагы җәйге шәп премьера! «Монсиклар» сезне үз дөньясына чакыра!

Бу Монсилэнд фантастик планетасы һәм аның халкы - монсиклар Рея, Лола, Саня, Блюм, шулай ук аларның йорт хайваннары - Муля һәм Пиля турында мавыктыргыч мультсериал. Алар барысы бергә Тынычлык утравында яшиләр. Ләкин кайчакта монсиклар, кешеләр кебек үк, үз хис-кичерешләрен җиңә алмыйлар, һәм төрле кәефләр хөкемсерә торган утрауларга күчәләр: Әшәкелек вулканы, Көнчелек сазлыгы, Сораулы лабиринт, Сөю диңгезе һ.б. Анда монсикларга үз хисләрен аңларга, аларны кабул итәргә туры киләчәк, чөнки бу проблемаларны хәл итүнең һәм өйгә кайтуның бердәнбер ысулы!

Геройлар белән бергә гаҗәеп маҗаралар дөньясына чумыгыз! «Монсиклар» мультсериалын эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...