«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

«ШАЯН ТВ» каналы 2023 елда да сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклын дәвам итә! Чираттагы концертыбыз бүген Казанның 11 нче күппрофильле лицеенда гөрләп узды. Тамаша кылырга республикабызның мәктәп укучылары чакырылды.

16d066be-61e9-4f5b-b663-d8a4de2dbe3e.jpg

Концертта «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук килгән кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк иттеләр!

3a32fb30-6f5b-49da-909a-b45afeeed322.jpg

Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде!

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

8c866c36-46e1-4c9b-b17a-e0ae0274f5d4.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...