27 Гыйнвар 2023
Тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков бүген «Шаян балалар» тапшыруында кунакта булды. Әле алай гына да түгел, ул каналның эшчәнлеге һәм якты студиябез белән танышты, популяр тапшыруларыбызның алып баручылары белән аралашты. «ШАЯН ТВ» буйлап экскурсияне аңа нәни дусларыбыз үзләре үткәрделәр.
Кунагыбыз дубляж студиясендә дә кунакта булды һәм танылган артистлардан мультсериалларны тавышландыру серләренә төшенде.
Бик тиздән кунагыбыз белән тапшыруны эфирда күрә алачаксыз!
Комментарийлар: