Казанның 35 нче лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Казанның 35 нче лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 35 нче лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

Бүген Казанның 35 нче лицеенда «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды. Каналыбызның танылып килә торган нәни йолдызларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

«Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште!

3155a6b8-0bd6-4939-aad1-d4bab94916f7.jpg

Тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән фотога да төшә алды. Шаян белән Мияу балаларны каршы алдылар, сәламләделәр, уйнадылар, күңелләрен күтәрделәр!

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

0548826b-6b98-4b26-bf22-15c04073a489.jpg

Концерт барышында залда бәйрәм хисе хөкем сөрде! Ул барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Концертта катнашучылар тамашачылардан бик күп рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...