«Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды!

«Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты «Московский» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә ике концерт куелды!

Сәхнәне исә, гадәттәгечә, «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Безнең яраткан персонажларыбыз да нәни дусларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр. 

Концерт буена берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде! Тамашачыларыбыз белән бергәләшеп вакытны бик күңелле үткәрдек!

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...