«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды!

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды!

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды! Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде!

Бәйрәм программасында каналның яшь йолдызлары, «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларны каршы алдылар, уйнадылар, көлделәр һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, кызыклы викториналар да уздырылды, иң активлар истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

Концерт барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларының һәр чыгышын алкышлар белән озаттылар!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...