Дуслар, «Көмеш кыңгырау» газетасы традицион «Дәвам итәбез» бәйгесен игълан итә. Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп, язып бетерергә кирәк.
Ел азагында укучылар язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башламнар арасында әлеге тематикага багышланганнары да булачак.
«Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият», «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына лаек булачак.
Башламнар:
1. «Сүз дә юк: ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә. Тик мин менә «тимерне кызуында сугарга кирәк» дияргә җыенам...»
2. «Дустың булса, Булат кебек булсын ул! Нинди генә хәлдә калса да, югалып калмый ул...»
3. «Әфсен-төфсен, бу хәлләрне ишеткән – онытсын, күргән төш дип кенә белсен...»
4. «Сөяксез тел ни димәс...»
5. «Нинди генә геройлар юк
Мин укыган китапта...»
6. «Үз телемдә сөйләшүнең
Беләм ич мин тәмнәрен!»
7. «Исәнме» юк, «саумы» юк –
Шаккатам бу Гатага!».
Бәйгегә эшләрегезне [email protected] почтасына җибәрегез.
Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bygelr/dvam-itbez-bygesen-achyk-dip-iglan-itbez
Комментарийлар: