Президент «ШАЯН»нарның хыялын тормышка ашырды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Президент «ШАЯН»нарның хыялын тормышка ашырды!

Президент «ШАЯН»нарның хыялын тормышка ашырды!
2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов беренче татар балалар телеканалы эшчәнлегенә тантаналы рәвештә старт бирде. Ә ике елдан соң, Президент өр-яңа студиябезгә кунакка килде.

Шушы вакыт эчендә каналыбыз үсте, камилләште, төрле казанышларга һәм җиңүләргә ия булды. Эфирга дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал чыкты. Әле кайчан гына, камера күргәч, оялып торган балалар - хәзер үз эшләренең осталары һәм каналның хуҗалары!

Бу көн «ШАЯН ТВ» телеканалы тарихына зур вакыйга булып кереп калыр. Ниһаять, бөтендөнья татар балаларына ясаган олы бүләге өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәт белдерергә, аны үзебезнең уңышлар, яңа проектлар белән таныштырырга җай чыкты.

Мөхтәрәм кунагыбызны каналның төп геройлары каршы алды. Студия буенча экскурсияне дә балалар үзләре үткәрде. Тапшырулар ничек әзерләнә? Режиссер, оператор, монтаж ясаучыларның эше нәрсәдән гыйбарәт? Яшь алып баручылар Президентка барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Каналның контентын баетуга «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Президент «Маша белән Аю» мультсериалын тавышландыру барышын күзәтте, яшь йолдызчыгыбыз Зәлия белән танышты.

Президентның игътибарын аеруча телевизион блогерлар мәктәбе җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов үзе дә социаль челтәрләрдә шактый актив. Аның инстаграмдагы шәхси сәхифәсен 530 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

Яшь журналистлар өчен иң күңеллесе – Президенттан интервью алу. Аларның Республика башлыгына шактый сораулары җыелган. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов заманча трендлар, гаджетлар, ТикТок социаль челтәре хакында фикерләре белән уртаклашты.

Р.Н. Миңнехановка балаларга карата игътибарлы, киң күңелле булганы өчен «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Әлеге очрашу – балаларның зур теләге иде. Республика башлыгы аларның күптәнге хыялын тормышка ашырды.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...