6 сентябрьдә китап уку көне билгеләп үтелә! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез!
* Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, кәгазь яки махсус китап кыстыргычы белән билгеләп куй.
* Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма.
* Китапның битләре ертылса, аны ябыштырып куй. Үзең булдыра алмаган очракта, өлкәннәрдән ярдәм сора.
* Ашаганда китап укыма, пычратасың.
* Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә.
* Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер.
* Китапханәдә китап сайлаганда шүрлекләрдә китапның торышын бозма.
* Китапларның шүрлектәге урынын бозу белән син иптәшләреңә китап сайларга комачаулыйсың.
* Китапны карар өчен алганнан соң урынына куй.
* Китапханәдән алган китапларны вакытында тапшыр, аны иптәшләрең дә көтә.
Комментарийлар: