«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

Дуслар, ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри составы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар арасында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та бар.

* ТУГАН УРЫНЫ: Ирек Галимулла улы Хафизов 1976 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылында туа.

* БЕЛЕМЕ: Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән «Подиум-1997» театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

* ТЕАТРДА: 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның «Нәзер» әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный. Ул «Татаркино» оешмасының кастинг менеджеры буларак та билгеле. 2021 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының профком рәисе.

* РОЛЬЛӘРЕ: Рафаэль (Х.Вахит. «Туй алдыннан»), Мәрвән (Ю.Әминов. «Өти балак Гөлүзә»), Низам (Т.Миңнуллин. «Ак тәүбә, кара тәүбә»), Эраст (Ж.Б.Мольер. «Галиҗәнап де Пурсоньяк»), Офицер (Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары»), Айтуган (И.Юзеев. «Сандугачлар килгән безгә»), Мәрдән (Д.Салихов. «Танышу-кавышу театры»), Алмаз (И.Мәхмүтова. «Мәхәббәт чишмәсе»), Галимҗан (Ш.Фәрхетдинов. «Эх, алмагачлары!»), Камил (Т.Миңнуллин. «Төш»), Сафа (И.Юзеев. «Гашыйклар тавы») Кәрим (И.Зәйниев. «Мәдинә»), Бәхет (С.Юзеев. «Кияү урлау»), Мирвәли (А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир»), Хикмәтулла (Т.Миңнуллин. «Нәзер»), Сабир (И.Мәхмүтова. «Син бит минем бергенәм»), һ.б.

* КИНОДА: Р.Батулла әсәре буенча куелган «Бичаракай» фильмында (реж. Ф.Дәүләтшин) Ирек Хафизов Илшат роле белән тамашачыны үзенә әсир итә.

Сез әле «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга өлгерәсез! Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!

Премиаль фонд 1000 000 сум!

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында. Ашыгыгыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...