«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

Хөрмәтле тамашачылар, «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануга бик аз вакыт калып бара! Катнашырга ашыгыгыз!

Премиаль фонд шактый саллы - 1000 000 сум!

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Заявкалар килә торган арада, сезне хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы - Башкарма комитет җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары.

* 1982 елның 13-нче мартында Башкортстанның Шаран районы Түбән Заит авылында туа.

* 2004 елда «филолог» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

* 2004 ел – Башкорт дәүләт университеты лаборанты.

* 2008 елдан 2018 елга кадәр – «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең алып баручысы һәм мөхәррире, Казан.

* 2014 елдан 2018 елга кадәр – Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты.

* 2018 елдан 2021 елга кадәр – Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры.

* 2020 елдан 2021 елга кадәр – Казан шәһәр Думасы депутаты.

* 2021 елның 15-нче февраленнән – Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Гүзәл Сәгыйтова турында берничә кызыклы факт:

1. Мин – оялчан кеше. Оялчан булуыма кешеләр ышанмый, күп очракта, бу сыйфатымны тәкәбберлек итеп кабул итә. Ә мин аның белән һәрдаим көрәшеп яшим.

2. Минем өчен иң бәхетле кеше – яхшы йоклаган кеше. Дөньяларын онытып йоклаучыларга ак көнләшү белән көнләшәм. Йокысызлык – аерылгысыз юлдашым.

3. Еш мине рус кызы дип кабул итәләр. Үзара татарча сөйләшә башлап, кыен хәлгә калучылар байтак.

4. Еларга яратам. Бәхеттән булсынмы, кыен вакытмы, кино-спектакльдән алган тәэсирме, кемнеңдер сөенеч хәбәре дисеңме – күңел тиз тула.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...