Йөрәк көнендә йөрәк сәламәт булсын өчен берничә гади ризык!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Йөрәк көнендә йөрәк сәламәт булсын өчен берничә гади ризык!

Йөрәк көнендә йөрәк сәламәт булсын өчен берничә гади ризык!

Ə син йөрәкнең үз бәйрәме барлыгын белә идеңме? Бүген, 29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә! Йөрәк сәламәт, нык булсын өчен ниләр ашарга? Кул астында булган, җайлы ризыклар белән танышып китик!

1. Иртәнге аш ашарга;

2. Туклану рационы төзергә;

3. Көн саен бер үк вакытта ашарга;

4.​ Физик күнегүләр ясарга, йоклар алдыннан саф һавада йорергә;

5. Витаминнарга бай булган ризыклар ашарга;

6. Үлән чәйләре эчәргә.

Организмга керергә тиешле иң кирәкле минераллар - калий, магний һәм йод. Калий организмда су балансы өчен җавап бирә. Ул түбәндәге ризыкларда бар:

* Яшелчә: кыяр, кәбестә, петрушка, бәрәңге, кавын, карбыз;
* Җиләк-җимеш: әфлисун, банан, мандарин, виноград, алма, абрикос, җир җиләге, гөлҗимеш, карлыган;

* Кара ипи;

* Чикләвек;

* Солы, тары ярмалары.

Магний исә мышцаларны йомшарта, артериаль басымны нормальләштерә. Ул түбәндәге ризыкларда очрый:

* Кәбестә;

* Лимон, грейпфрут, алма, абрикос, банан;

* Балык, креветка;

* Борчак, фасоль;

*Сөт, эремчек.

Йод түбәндәге азык-төлектә бар:

* Йомырка;

*​ Яшелчә: кишер, әче торма, шпинат, томат, бәрәңге, кәбестә;

* Җиләк: кара карлыган, каен җиләге, виноград.

*​ Диңгез ризыклары: креветка, устрица, диңгез кәбестәсе, краб, диңгез балыгы.

Әгәр йөрәгегез борчып тора икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Юкка гына: «Йөрәк кешенен яшәү моторы», - дип әйтмиләр!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...