«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануга бик аз вакыт вакыт калып бара! Ашыгыгыз!

Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Язмаларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри караячак. Алар арасында халкыбызның танылган язучылары шагыйрьләре, артистлары урын алды: Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Рамил Төхвәтуллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Илдар Хәйруллин.


Сез катнашкан арада без сезне бәйгенең мәртәбәле жюрилары белән таныштырырбыз!

Ркаил Зәйдулла - халкыбызның яраткан язучысы, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри рәисе, язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык язучысы.

* 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

825A8049.jpg

* «Яшь ленинчы» газетасында, аннары «Идел» журналында озак еллар бүлек мөхәррире вазыйфасын башкара. 2017 елда бер ара «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире булып ала.

* Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган язучының беренче шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый. Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла.

* 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла.

* Р. Зәйдулланың шигърияте - уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда гәүдәләндерергә омтыла.

* Р. Зәйдулла - проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта.

* Р. Зәйдулла - үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аны бервакытта да битараф калдырмый.

Милләтебезнең йөзен билгеләүче, туган тел сагында торучы, аның бөтен ямен, аһаңен җиткерә алучы мондый бәйгедән читтә калмагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...