Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Быел көз җылы, матур көннәре белән сөендерде. Шулай булуга карамастан, көннәрнең кыскаруы, кичләрен һавада салкын исе килүе – җиһанда чын көз хакимлек итүе хакында сөйли. «Октябрь аенда төшкә кадәр - көз, ә төштән соң - кыш», - диләр. Алга таба көннәр ничек торыр? Октябрь аена булган халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын, кышын ни көтәргә кирәклеген фаразларга ярдәм итәр.

* Җылы октябрь - салкын кышка.
* Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга.
* Октябрь аенда күк күкрәү карсыз, кыска һәм җылы кышны ишарә.
* Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
* Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.
* Әгәр октябрьдә кар яуса, язын кырларда ул озак ятачак.
* Яфраклар тиз коелса - кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска булачак.
* Октябрьдә кошлар җиргә түбән очса - иртә һәм салкын кышка.
* Әгәр кыр казлары һәм торналар туган якларыннан китәргә ашыкмасалар, суыклар тиз генә булмаячак, кыш җылы һәм кыска булачак, әгәр алар ашыкмыйча югары очсалар - матур көз көтелә.
* Октябрь башында каенга карагыз - яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.
* Октябрь аенда түгәрәк ай - киләсе җәйнең коры булуына.
 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...