Ничек грамоталы булырга?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ничек грамоталы булырга?

Ничек грамоталы булырга?

Грамоталылык – дөрес итеп уку һәм сөйләү, шулай ук хатасыз язу дигән сүз. Бу сәләтне башкалары кебек үк үстерергә һәм моңа өйрәнергә мөмкин. Сәбәбе дә юк түгел, чөнки бүген - грамоталылык көне! Бүген сезне грамоталылыкны арттыруның берничә юлы белән таныштырырбыз.

* Мөстәкыйль уку. Грамоталы язу өчен кайбер кагыйдәләрне белү генә җитми, ә укырга да кирәк.

* Диктант язу. Бу – грамоталылыкны арттыруның иң мөһим ысулы булып тора.

* Кычкырып уку. Һәр авазны кычкырып әйтү грамоталылыкны арттыра.

* Күчереп язу. Текстны укы, анда очраган авыр язылыш очракларын исеңдә калдыр. Аларга караган дөрес язылыш кагыйдәләрен билгелә һәм исеңдә калганча яз. Соңыннан дөреслеген тикшер.

* Кроссвордлар чишү һәм өстәл уеннары уйнау. Әлеге интерактив уеннар грамоталылыкны арттырырга булыша.

* Сүзлекләр куллану. Орфографик сүзлек һәр йортта булырга тиеш. Моннан тыш, үзең өчен махсус сүзлек булдыру да зур ярдәмлек ролен үти. Анда сез үзегез өчен язуда кыенлыклар тудырган сүзләрне язып бара аласыз.

* Грамоталы кешеләр белән аралашу. Нәкъ менә әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләменә карап, тыңлап, алардан үрнәк алып, үзең дә грамоталы булырсың.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...