«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Алтын көзнең кояшлы көннәрен салкын һава торышы алыштырды. Көзгә керү белән салкын тиеп авыру очраклары да артты. Шуңа күрә саклык чараларын алдан күреп, иммунитетыбызны ныгыту ысуллары турында уйлана башларга вакыт. Бу уңайдан иң беренче ярдәмче - гөлҗимеш. Быел ул аеруча күп, барыгыз да җыеп, киптереп кую хәстәрен күрегез.

Табигать гөлҗимешне файдалы матдәләр белән юмарт бүләкләгән. Аның җимешләре, тамырлары, хәтта чәчәкләре дә дәвалау үзлегенә ия.

1. Гөлҗимештә С витамины әфлисунга караганда да күбрәк. Аны иммунитетны күтәрү, организмны ныгыту өчен кулланалар, шулай ук ул салкын тиюләрне, сулыш алу юлларын дәвалаганда файдалы.

2. Гөлҗимешне даими куллану шлак һәм токсиннардан арынырга мөмкинлек бирә.

3. Анда В, К, Е, РР һәм аскорбин кислотасы витаминнары аеруча күп. Бу җимештә үзенчәлекле компонент - роза мае да бар. Бу матдә косметологиядә актив кулланыла, дәвалау кремнары составына да керә.

4. Гөлҗимешнең тамырлары ялкынсынуга каршы көчкә ия, аларда бик күп витаминнар бар.

5. Гөлҗимеш коллаген барлыкка китерергә булыша. Ул кан тамырлары, сөякләргә, тән тиресе, тешләргә яхшы эшләргә мөмкинлек бирә.

6. Җимешнең метаболизмны яхшыртуы, арыганлыкны киметүе, хәл кертүе дә билгеле, нерв системасы эшчәнлеген нормальләштерергә булыша.

7. Кандагы холестеринны төшерүдә дә файдасы бар.

8. Әлеге җимеш йокысызлык белән интегүчеләргә булыша.

9. Организмда матдәләр алмашуга уңай йогынты ясый, эчке органнар авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

10. Аннан әзерләнгән сок бөер, бавыр, ашкайнату органнары эшен торгыза. Әгәр дә аны даими рәвештә көненә ярты стакан эчсәң, иммунитет ныгый.

Көзнең матур көннәрендә әлеге файдалы җимешне җыярга һәм шифасын күрергә ашыгыйк.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...