Гамбургер зыянлымы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Гамбургер зыянлымы?

Гамбургер зыянлымы?

Бүген күпләр яратып ашый торган бургер көне. Галимнәр аны зыянлы дисә дә, 90 нчы елларда Америка галиме Мак Клендон бер эксперимент уздырган. Озак вакыт бургер белән генә тукланып кеше организмына никадәр зыян килүен тикшергән. 3 ай буе шуның белән генә тукланган галим ит, яшелчә һәм икмәкнең организмга кирәк булуын исбатлаган. Нәтиҗәдә, бургерларны артык зыянлы түгел, дигән. Ләкин бер туктаусыз фастфуд кына ашап торырга ярамый. Зыянлы булмаган бургерны исә сез өйдә дә әзерли аласыз.

Берничә кызыклы фактка тукталып китик:

* Сэндвич атамасы немец шәһәре Гамбургтан барлыкка килгән. Америкага рецепт нәкъ шуннан килеп эләккән, дигән мәгълүмат бар.

* 2012 елда Миннесота штатында дөньядагы иң зур бургерны әзерлиләр. Аның авырлыгы 913,54 кг җитә.

* Лас-Вегастагы бер ресторанда эшләүчеләр фастфудның организм өчен зыянлы булуын яшерми. Ләкин бу урын бик популяр, чөнки анда авырлыгы 160 кг авыр булган кешеләр өчен бургерны бушка бирәләр.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...