27 Июль 2023
Бүген «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевның туган көне!
Хөрмәтле Илшат Юнысович! Сез кайгыртучан, киң күңелле, гадел җитәкче! Сезнең сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек.
Чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, яңадан-яңа куанычлар, бәрәкәтле, мул тормыш, эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Сез «ШАЯН ТВ» каналын ачып, җир йөзендәге барлык балаларны бәхетле иттегез! Хезмәттәшләреңнең ихтирамын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
Комментарийлар: