Кабат эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кабат эфирда!

Кабат эфирда!

«Күп белүче Луна!» бүгеннән кабат «ШАЯН ТВ» эфиры киңлекләренә әйләнеп кайта!

Мультсериалның төп герое Лунага алты яшь. Кечкенә булуына карамастан, кыз фән дөньясы белән кызыксына. Ул Җирнең зур лаборатория булуына ышана, аның төрле почмакларында чын экспериментлар һәм тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин дип саный.

Кечкенә галимнең башында дөнья төзелеше хакында гипотезалар яши. Дөрес җаваплар табу өчен, кызыксынучан Луна энесе Юпитер (планета хөрмәтенә аталган) белән бергә чын тикшеренүләр үткәрә.

Бананның орлыгы бармы? Яңгырдан соң нигә тузан исе килә? Кош канатларының сере нәрсәдә? Салават күперенә һәм башка бик күп нәрсәләргә кагылырга мөмкинме? Болар һәм тагын бик күп сорауларга геройлар белән бергә җавап эзләргә чакырабыз!

Мультсериалны дүшәмбедән-җомгага кадәр 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...