Бу җәйдә сине нәрсә көтә? Багу өчен бакчага, урман аланына, кырга чыгарга кирәк булачак. Яныңа якынлашкан беренче күбәләкне көт, әмма тотарга ярамый. Иң элек аның төсенә игътибар итәргә кирәк.
* Кызыл, җирән (күбәләк, гадәттә, бер төстән тормый, әмма шушы төстәге бизәкләр күбрәк дигән сүз) күбәләк - яхшы үзгәрешләр булачак, нинди дә булса эштә уңышка ирешерсең.
* Ак - сер белерсең. Аның үзеңә кагылуы да, башка кешегә бәйле булуы да мөмкин.
* Кара - синнән нидер яшерәләр. Әмма әлегә аны берничек тә белә алмыйсың.
* Сары - хисләр дулкыны бөтереп алачак.
* Зәңгәр - эш-мәшәкатьләрең күп булачак.
* Чуар күбәләк - бу җәйдә синең тормышыңда бик зур вакыйгалар көтелә.
Хәзер күбәләкнең кая таба очуын кара. Туктаусыз чәчәктән чәчәккә кунса - вакыйгалар тиз алышынып торачак. Бер урында бөтерелгән сыман булса - вакыйгалар тотрыклы һәм даими. Синнән читкә таба очса - планнар бозылачак. Киемеңә кунса - көтелмәгән уңыш киләчәк.
Комментарийлар: