Чәчәкләр – тормыш бизәге!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чәчәкләр – тормыш бизәге!

Чәчәкләр – тормыш бизәге!

Җәй - ел фасылының иң матур, бөтен җиһан ямьгә төренгән чагы. Июнь — ул чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар чәчәккә күмелә. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып туеп булмый. Бу айда бал кортлары да армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.

Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда ниндиләре генә үсми аларның. Җәй буе хуш исле лаләләр, розалар, кашкарыйлар, лилияләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз, аларга карап сокланабыз, ләззәт алабыз, чөнки чәчәкләр җанга рәхәтлек бирәләр, күңелебезне күтәрәләр.

Иң гүзәл чәчәкләрнең берсе - роза чәчәге. Гөлчәчәкне роза дип йөртү борынгы римлылардан калган, диләр. Безнең көннәргә кадәр үк гөлчәчәкне «чәчәкләр патшасы» дип йөрткәннәр.

Роза — тропик якларга хас булган үсемлек. Моннан 4000 еллар элек аны Вавилонда, Иранда күпләп үстергәннәр. Аннан соң гөлчәчәк башка илләргә дә тарала башлаган. Нинди генә халык һәм ил булмасын, һәркайсында гөлчәчәк — халыкның иң яраткан чәчәге. Аны Алла бүләгенә тиңләгәннәр. Ул хәзер дә үз кыйммәтен югалтмый. Ислемайлар җитештерүдә дә гөлчәчәк кадәр киң кулланылган тагын нинди үсемлек бар икән?

Розаны нәзберек гөлләр рәтенә кертәләр. Ул кояш нурлары төшә торган, ачык, әмма җилсез урынны ярата, ләкин корылыкны «җене сөйми». Җәен бу гөлгә суны күп сибәргә кирәк. Шулай ук иртә-кич җылымса су бөркү яхшы.

Гөлчәчәк - төрле авыруларга да дәва. Аның согын төрле мазьларга кушалар. Порошогын бал белән кушып, авыз эче бозылганда файдаланалар. Чәчәген уып, баллы су белән эчеп, тән температурасын төшерәләр. Аннан төрле майлар да ясыйлар.

Әлеге хуш исле чәчәкләр белән ләззәтләнеп калырга өлгерик!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...