Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Әлеге чарада 400 гә якын педагог, мәгариф бүлеге вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре катнашты.

27-29 июнь көннәре дәвамында съездда катнашучылар экскурсияләргә, мастер-классларга, күргәзмәләргә, һәм тренингларга йөрделәр, педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Пленар утырышның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов бар иде.

Бу чарадан «ШАЯН ТВ» каналы да читтә калмады. Каналның алып баручылары мөхтәрәм кунакларны зурлап каршы алды. «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын һәм «ШАЯН Әлифба» анимацион танып-белү сериалы күргәзмәсен тәкъдим итте. Әлеге проектлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Алар балаларга белем һәм тәрбия бирү, татар телен интерактив формада өйрәнү, аны саклау һәм үстерү мәсьәләсендә зур әһәмияткә ия. «ШАЯН Әлифба» сериалы кече яшьтәге балаларны җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә бирелгән мисаллар ярдәмендә балага алфавитны җиңел үзләштерергә ярдәм итә. Укучылар «Балачак җыры» җыентыгына кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул мөгаллимнәр өчен зур ярдәмлек ролен үти, татар җырларына мәхәббәте булган һәрбер кеше өчен файдалы булып тора.

Шулай ук татар телендәге беренче балалар каналының төп геройлары Шаян һәм Биби килгән кунаклар белән аралаштылар, истәлекле фотолар ясадылар.

Очрашу бәйрәм рухында, җылы атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул нәтиҗәле һәм продуктив булды!

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...