Крыжовник - бик күп файдалы сыйфатларга ия булган иң тәмле җиләкләрнең берсе. Аның составы шактый витаминнарга бай. Крыжовник ярдәмендә организмны ныгытырга, төрле авыруларны булдырмый калырга, шулай ук җәйнең эссе көннәрендә сусауны басарга мөмкин.
* Крыжовникта РР, С, В1 витаминнары, калий, магний, каротин, бакыр, рутин һәм кальций күп. Моннан тыш, бу җиләктә дубиль матдәләр бар.
* Крыжовник А витаминына яки каротинга ия, шул рәвешле ул күрү сәләтен яхшырта.
* Бу җиләкнең составындагы флавоноллар йөрәк авыруларын булдырмаска булышлык итә, инсульт хәвефен киметә, респиратор вируслы инфекцияләрне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә.
* Крыжовник күзләрнең сәламәтлеген ныгыта, хәтерне һәм игътибарны яхшырта, картаюны акрынайта.
* Аның составындагы органик кислоталар Альцгеймер авыруы барлыкка килү ихтималын киметә.
* Крыжовник кандагы шикәрне киметә.
* Калийга бай крыжовник йөрәк-кан тамырлары системасын да ныгыта.
* Кара крыжовник ашкайнату процессын стимуллаштыра, организмнан радиоактив элементларны чыгарырга ярдәм итә, организмда авыр металлар туплануны киметә.
* Крыжовник согын нурланыш авыруын дәвалаганда кулланалар.
* Анда «бәхет гормоны» дип аталган серотонин гормоны да бар.
Шулай да крыжовникка аллергия булганда аны ашау киңәш ителми. Гастрит, ашказаны җәрәхәте борчыганда да бу җиләкне ашамау яүшы.
Комментарийлар: