«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Елата да, дәвалый да: суганның файдасын беләсезме?

Суган күз яшьләребезне түктерсә дә, ризык әзерләгәндә - алыштыргысыз яшелчә. Дөрес кулланган очракта, сәламәтлегебез өчен дә бик файдалы.

1. Организмыгызның витаминнарга кытлык кичерүен сизсәгез, көн саен берәр суган ашагыз. Белгәнебезчә, әлеге яшелчә С һәм В витаминнарына бай. Алар исә матдәләр алмашына һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Болардан кала, суганда марганец белән хром да бар.

2. Суган исе күп төрле микробларны бетерә һәм шуңа күрә аның исе дә дәвалый. Бүлмәгезгә киселгән суган куйсагыз, бер микроб та калмас.

3. Тән тиресендә төрле ялкынсынулар, бетчәләр, яралар, пешү очраклары булса, зарарланган урынга 15-20 минутка марля аша суган боткасы куярга киңәш ителә.

4. Бал кушылган суган яки сөттә пешерелгән суган йөткерүдән дәвалый. Дәвалану максатыннан көнгә 3-4 мәртәбә берәр аш кашыгы суганлы даруны кабып куярга кирәк.

5. Кан басымыгыз югары булса, чи суган ашарга киңәш ителә. Суганда кан басымын төшерергә булышучы матдәләр бар.

6. Суган аллергияне киметә. Андагы антиоксидантлар организмдагы саклагыч системасының дөрес эшчәнлеген һәм иммун реакцияне нормальләштерә. Шуңа күрә составында суган булган продуктлар аллергик астма һәм ринитны дәвалауда эффектив.

7. Суган чәчне ныгыту чарасы да булып тора. Башны юарга бер сәгать кала баш тиресенә берәр бал кашыгы суган согы, кастор, тигәнәк һәм үсемлек майлары, ике бал кашыгы шампунь һәм бер йомырка сарысыннан торган катнашма сөртергә кирәк.

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...