«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

Дуслар, ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри составы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар арасында «ЯҢА ГАСЫР» ТРК» Генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре,«ШАЯН ТВ» каналының алыштыргысыз дусты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев та бар.

* 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа.

* 1965 елда Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.

* Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә.

* 1971 елда «Зәңгәр ка­бырчыклар» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. * Шун­нан соңгы елларда янә унлап шигъри китабы – кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без – кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле юбилей җыентыгы дөнья күрә.

* Р.Вәлиев – җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия үрнәкләре иҗат итә.

* Туган җир, табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә.

* Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били.

* Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт кояшы», «Яшисе килә», «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, «Мирас» романын «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте минем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм драмаларын иҗат итә.

* Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла торган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» һәм Р.Киплингның «Маугли», француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.

Хөрмәтле тамашачылар, сез әле «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга өлгерәсез! Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!

Премиаль фонд 1000 000 сум!

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.Тулырак мәгълүматshayantv.ruһәм tnv.ru сайтларында.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...