Бүген – дөньяда банан көне билгеләп үтелә. Ул күп кенә авырулардан савыктыра. Әлеге җимешнең файдасы бик күп, шулар белән танышып китик әле:
* Банан депрессия белән көрәшергә ярдәм итә. Анарда бәхет гормоны серотонин эшкәртеүче матдә – триптофан күп. Шуңа күрә, банан ашап кәефне күтәрергә була.
* Банан – хәтта балаларда да аллергия булдырмый торган бердәнбер җимеш.
* Ашаганнан соң банан ашасагыз, организм ризыкны тизрәк үзләштерә.
* Банан – сару кайнау кебек проблемадан коткара.
* Ашказаны җәрәхәтеннән ярдәм итә. Ашалган банан ашказанын ярсыткыч матдәләрдән һәм ризыкта булган кислоталардан саклый һәм бу җәрәхәтнең төзәлүенә ярдәм итә.
* Банан - энергия чыганагы. Тренировка алдыннан банан ашасаң, нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә була – шикәр микъдары тиз арада күтәрелә һәм энергия озакка җитә.
* Ашкайнатуны яхшырта. Бананда булган пектин һәм хелат организмдагы токсин һәм башка зарарлы матдәләрне яхшы чыгара һәм шуның нәтиҗәсендә ашкайнату яхшыра.
* Анемиядан файдалы. Бананда тимер күп һәм ул азканлылык булганда алыштыргысыз ризык.
* Йөрәк авырулары булганда банандагы калий кан тамырларын ныгыта, инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә, гипертонияне дәвалый.
* Иммунитетны күтәрә. Бананда антиоксидантлар һәм аминокислоталар бар, ә алар белгәнегезчә, организмны саклый һәм иммунитетны яхшы күтәрә.
* Банан кабыгы бөҗәкләр тешләгән урынга куеп, кычыту һәм кызаруны басу өчен менә дигән чара.
* Бананның тән температурасын төшерү сыйфаты бар.
* Акыл сәләтен арттыра. Калий күп булганлыктан, банан кешене яңа мәгълүматны тиз һәм җиңел кабул итәргә сәләтле ясый. Бу сынауларга әзерләнгәндә бик кирәк.
Комментарийлар: