«ШАЯН ТВ»да кунаклар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да кунаклар!

«ШАЯН ТВ»да кунаклар!

Бүген «ДЕТИ ЕДИНЫ» мөмкинлекләре чикләнгән хәйрия фонды балалары «ШАЯН ТВ» каналы студиясе белән танышырга, экскурсиягә килде. Тапшыруларның ничек әзерләнүе, ни рәвешле төшерелүе, ут куелышы, танылган алып баручылар белән аралашу – барысын да балалар үз күзләре белән күрделәр. Танылган артистлар башкаруында популяр мультсериалларны тавышландыру процессы тамашачыларыбызның күңеленә аеруча хуш килде. Моннан тыш, укучыларга күңелле викториналар уздырдык, истәлекле бүләкләр өләштек.

Очрашу барышында кунакларыбыз үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплап таптылар, каналның эчке «тормышы» белән якыннан таныштылар! Без дә, килгән кунакларыбыз да канәгать калдылар!

cacbc463-948e-49cb-b6b0-633fc29356bf.jpg


 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...