Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

КҮЛ УРТАСЫНДА ШАРЛАВЫК БАР

Ерак Португалия киңлекләрендә кызыклы урын бар, ул – Кончос дип аталган күлнең уртасындагы гадәти булмаган шарлавык. Аның сере дә бар.

Кончос күле – Серра-да-Эштрела тауларында урнашкан сусаклагыч. Туристлар аны “тишек күл” дип атый. Әлеге күл Португалиянең күп шәһәрләрен су һәм электр энергиясе белән тәэмин итә. Вакыт-вакыт сусаклагыч эчендә ясалма түгәрәк шарлавык барлыкка килә, аның аша бик күп күләмдә су массасы китә. “Тишек күл”дәге шарлавык – шактый катлаулы инженерлык объекты. Аннан Лагоа Комприда исемле күлгә тоннель салынган, озынлыгы 1500 метрдан артык.

шар2.jpg 

РОБОТ-БАЛЫК

Самараның Королев исемендәге университеты галимнәре диңгез алабугасы формасында су асты роботы ясаган. Ясалма интеллектка ия робот бассейнда беренче сынауларны уңышлы узган.

Робот 85 см озынлыкта, диңгез алабугасына охшатып ясалган. Ул чын балык кебек йөзә, аны су астында башка балыклардан аерып булмый. Робот-балык каршындагы предметларны әйләнеп уза белә. Авырлыгы 1,5 кг, ул 5 метрга кадәр тирәнлеккә төшә ала. Әлеге балыкны экологияне саклау, эзләү-коткару эшләрендә кулланырга телиләр.

балык.png 

БИШ КӨН БИЕГӘН

Һиндстанда яшәүче Срушти Судхир Джагтап, 127 сәгать бертуктаусыз биеп, дөнья рекорды куйган. Шулай итеп, һинд биюләре чираттагы тапкыр дөньяга таныла. Моңа кадәрге рекорд 126 сәгать иде, аны 2018 елда Непалда куялар.

Срушти – көллият студенты. Кыз бию аша Һиндстан культурасы хакында сөйләргә теләве турында әйтә. Ул марафонга нык әзерләнгән, соңгы вакытта бию белән генә яшәгән. Көненә 6 сәгать биегән, 3 сәгать спорт белән шөгыльләнгән, 4 сәгать медитация ясаган. Өйдә ике тапкыр 126 сәгать биеп караган. Шуннан соң гына марафонга кушылырга булган. Сынаулар вакытында азрак шоколад ашаган, кокос суы эчкән. Кагыйдәләр буенча, бер сәгать саен 5 минут ял бирелгән, калган вакытта ул гел биеп торган.

5869534.png

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...