Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ЙОРТ АША ПОЕЗДЛАР ЙӨРИ

Кытайның Чунцин шәһәрендә поездлар торак йорт аша уза. Лизиба станциясе 7 нче катта урнашкан. Бу йортта яшәүчеләр урамга чыкмыйча гына поездга утырып китә ала. Тимер юл өстенә туры килгән йортны сүтми калдырганнар.

Чунцин – халык саны буенча дөньядагы иң зур шәһәр, биредә 49 миллион кеше яши. 1937-1945 елларда ул Кытайның башкаласы булган. Аны “запас башкала” дип йөртәләр.

 99.png

МАРСТА ГЕННАРЫ ҮЗГӘРТЕЛГӘН ДӨГЕ ҮСӘЧӘК

АКШның Арканзас университеты галимнәре Марста үстерергә геннары үзгәртелгән дөге чыгарган. Алар фикеренчә, бу культура – Марс туфрагында үсү өчен иң кулае.

Кызыл планета туфрагында перхлорат тозлар бар. Әлеге матдәләр кеше саләмәтлеге өчен зыянлы, хәтта үсемлекләрне дә корыта икән. Галимнәр махсус Марс туфрагына охшаш катнашма әзерләгән, сынаулар уздырган, өч төрле дөге үстереп караган. ГМО дөге Марс туфрагында тишелеп чыккан, җирдәгедән начаррак булса да, үскән.

 77.png

ТИТАНИКТА ЯШӘРГӘ ТЕЛИ

Һиндстанда яшәүче фермер Минту Рой “Титаник” корабле формасында йорт төзегән. Бу аның балачак хыялы икән.

Минту Ройга 52 яшь, бу йортны 13 ел төзи. Ул 14 миллион сумнан артык бәягә төшкән. Әле эшенең очы-кырые күренми. Аның каравы җирдәге “Титаник” туристларны җәлеп итә башлаган.

66.png 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...