ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Крокодиллар - башка берәүгә дә охшамаган тереклек ияләре. Күбесенчә алар суда яшәү рәвеше алып баралар, әмма су астында сулый алмыйлар, ауга да коры җир хайваннарына өстенлек бирәләр. Крокодиллар - кыргый табигатьтә бик куркыныч. Мәсәлән, Австралиянең аз халыклы кайбер шәһәрләрендә, еш кына бу сөйрәлүче хайваннардан кисәтә торган билгеләр очратырга мөмкин.

* Крокодиллар - җирдәге иң зур сөйрәлүчеләр икән.

* Алар еш кына авызларын ачкан килеш йоклыйлар.

* Крокодиллар үзләренең ашкайнату әгъзаләрен яхшырту өчен кечкенә ташларны йоталар.

* Крокодилның тешләве – дөньядагы барлык хайваннар белән чагыштырганда, иң көчле тешләү.

* Әлеге җан ияләре суда бик тиз, сәгатенә 35 километр тизлек белән йөзә алалар.

* Крокодилларның якын туганнары булып, ничек кенә сәер яңгыраса да, кошлар санала.

00.jpeg

* Тук, туйганчы ашаган крокодил, хәтта корбаны якын тирәдә генә булган очракта да, аңа һөҗүм итми, чөнки ялкаулыгы көчле.

* 20 градустан салкынрак су күпчелек крокодиллар куркыныч тудыра.

* Крокодиллар йөзәр ел яшәргә мөмкин, кайвакыт күбрәк тә.

* Крокодиллар ризыкны чәйни алмыйлар - аларның теш казналары моңа җайлашмаган.

* Корылык чорында кайбер крокодиллар йокыга тала һәм сулыкларның төбенә кача.

* Иң зур крокодилларның озынлыгы 7 метрга, ә авырлыгы тоннага җитәргә мөмкин. Мондый коточкыч зурлыктагы крокодилларны Австралиянең төньягында, Һиндстанда һәм Фиджида очратырга мөмкин.

* Крокодиллар коры җир буйлап сәгатенә 30 миль тизлек белән кыска арага йөгерергә мөмкин.

* Алар су астында сулышларын ике сәгатькә кадәр тоткарларга сәләтле.

* Крокодилларның өченче күз кабаклары бар, бу аларның күзләрен судан саклый.

* Крокодиллар кына бер-берсе белән төрле авазлар ярдәмендә аралашалар.

* Крокодилларның иммун системасы бик көчле, ул аларга җәрәхәтләрдән соң тиз терелергә һәм инфекцияләр белән көрәшергә мөмкинлек бирә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...