Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

Ташбака кешедән тизрәк йөгерә?

Ташбаканы иң әкрен хәрәкәтләнә торган хайван дип уйлыйбыз. Баксаң, ул йөгерә дә белә икән. Алар арасында иң тиз йөрүчесе - лут ташбакасы. Аның кабырчыгы юк. Ул суда сәгатенә 35 км тизлек белән йөзәргә, коры җирдә сәгатенә 15 чакрым юл узарга сәләтле. Кешенең тизлеге сәгатенә 5 км икәнен истә тотсак, ташбаканын нинди җитез булуы шуннан күренә.

 0.png

Кремль чыршысы

Һәр елны Мәскәүнең төп Кремль чыршысын сайлау өчен якын-тирә урманчылыкларда агачлар матурлыгы бәйгесе уза. Әмма монда матурлык стандарты 90-60-90 түгел, ә 25-10 метр.

Агач 25 метрдан тәбәнәгрәк, 120 яштән картрак булмаска тиеш. Төп чыршыны җәен үк сайлыйлар. Быел Мәскәү өлкәсе Волоколамск районы урманында үскән 95 яшьлек чыршы 70кә якын “көндәш”ен җиңгән. Ул 27 метр биеклектә, кәүсәсе 56 см, ябалдашы 10 метр киңлектә. Яңа ел чыршысын 14 декабрьдә алып кайтканнар. Киселгән чыршы урынына язын йөзләгән үсенте утыртырга, ә Яңа ел чыршысыннан соңрак сувенирлар ясарга уйлыйлар.

 кеше2.png

Иң кечкенә кеше Иранда яши

Иранда яшәүче 20 яшьлек Афшин Эсмаил Гадерзаде дөньядагы иң кечкенә кеше булып исәпләнә. Ул Гиннес рекорлдар китабына кертелгән. Егет моңа кадәр булган рекордсмен Эдвард Эрнандестан 7 сантиметрга кечерәк. Афшинның буе – 65 см. Ул 700 грамм булып дөньяга килгән. Хәзер ул 6,5 кг авырлыкта. Егет биергә, футбол уйнарга һәм мультфильмнар карарга ярата.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...