ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Тыштан бик сөйкемле булып күренгән бурсыклар - бик җитди җәнлекләр. Алар тормышларының күп өлешен гаиләләре белән үткәрә. Шул ук вакытта бурсыклар үзләренең батырлыклары белән дә аерылып торалар. Үзеннән көчлерәк дошман белән очрашканда, бурсык беркайчан да бирешмәячәк, ахыр чиккә кадәр көрәшәчәк. Әлеге хайваннар кешеләр өчен куркыныч тудырмыйлар, беркайчан да үзләре һөҗүм итмиләр.

* Бурсыкларның күпчелеге тайгада яши.

* Бурсык оясын сулыклар яныннан 1 км дан да ерак ясамый.

* Шунысы кызык, бурсыклар сусарлар гаиләлегенең йокыга талучы бердәнбер вәкиле булып санала. Алар октябрь-ноябрьдән март-апрельгә кадәр кышкы йокыга тала.

* Көз көне, кышкы йокы алдыннан, барлык бурсыклар да тырышып ашыйлар, шул рәвешле үз массаларын 30-40% ка арттыралар. Җәен бурсыкның авырлыгы, гадәттә, 20-22 кг, ә йокыга талыр алдыннан аның авырлыгы 31-34 кг га кадәр җитәргә мөмкин.

99.jpg

* Бурсыклар катлаулы зур өннәрдә колония булып яшиләр. Кайвакыт берничә гаилә 50 ләп кереп чыгу юлы булган, 30-50 һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында файдаланыла торган уртак өннәр - бурсык шәһәрчеге төзи.

* Бурсыклар хәтта бүреләр белән дә сугышырга мөмкин. Шуңа да карамастан, алар башка ерткычларга каршы торудан качарга тырышалар.

* Бурсыклар ояларын 5 метрга кадәр тирәнлектә ясыйлар. Мондый ояда 10-20 бурсык яши ала.

* Бурсыкларның мехы шактый каты, алар озын тупас йонлы, шуңа күрә браконьерлар әлеге хайваннарга һөҗүм итмиләр.

* Алар вак имезүчеләр, бөҗәкләр, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, суалчаннар, җиләк-җимешләр белән туена. Аларның рационына хәтта яңгыр суалчаннары да керә ала.

Бу җәнлекләр - бик чиста. Кайвакыт алар үз ояларында “генераль җыештыру” оештыралар.

Курыккан вакытта әлеге ерткычлар кычкыра башлыйлар.

Бурсыклар йоклаган вакытта гырлыйлар.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...