ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Үзенчәлекле су хайваннары - моржлар иң кырыс шартларда яшиләр. Эволюцион процесслар аларны арктик диңгезләрнең салкын сулыкларында яшәүгә яхшы җайлаштырган. Карап торышка килбәтсез һәм гаҗәеп кызык булып тоелсалар да, әлеге җан ияләренең ачуын китерсәң, алар үз юлларында барысын да җимерергә сәләтле куркыныч дошманнарга әвереләләр.

* Моржларның тире калынлыгы 10 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин.

* Моржлар йөрәк тибешләрен контрольдә тота беләләр. Тирә-юньдәге су никадәр салкынрак булса, аларның йөрәге шулкадәр акрынрак тибә.

* Барлык моржлар да диярлек зур төркемнәр булып яшиләр, ләкин кайберләре ялгыз яшәү рәвеше алып баралар. Моның сәбәбе әлегә кадәр билгеле түгел.

* Бер моржлар көтүендә генә дә 2000 морж булырга мөмкин.

* Моржның гомер озынлыгы 27-30 яшькә җитәргә мөмкин.

* Аларның яңа туган балалары 25-30 кг авырлыкта.

09.jpg

* Бу хайваннарның якынча 700 мыегы бар.

* Моржлар гадәттә коры җирдә йоклыйлар, чөнки суда ерткычлар һөҗүм итәргә мөмкин.

* Хайваннар арасында моржлар өчен төп куркыныч тудыручылар - ак аюлар.

* Алар 20 минутка кадәр сулышларын тоткарлап тора алалар.

* Әлеге тереклек ияләренең авырлыгың дүрттән бер өлешен салкыннан саклый торган май тәшкил итә.

* Әгәр морж бер-ике сәгать кояш нурлары астында ята икән, ул алсу төскә керә, чөнки җылынудан аның кан тамырлары киңәя.

* Моржларның төп рационының нигезен балык тәшкил итсә дә, алар шулай ук үләксә калдыклары белән дә тукланалар.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...