Cәламәт тәндә - сәламәт акыл!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Cәламәт тәндә - сәламәт акыл!

Cәламәт тәндә - сәламәт акыл!

   Бүген Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында физкультурачылар көне узды. Чарада ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм РФнең Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова катнашты. Чараның мәгълүмати партнеры "ШАЯН ТВ" каналы булды. 

  Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Шуңа күрә бәйрәм чарасы да иртәнге физик күнегүләр ясау һәм спорт өлкәсендә зур уңышка ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне, ГТО комплекс нормативларын яхшы үтәүчеләрне тәбрикләүдән башланды. Зур гер күтәргән аю бәйрәм кунакларын мини-футбол буенча турнирда катнашырга, «Яшел фитнес» күнегүләрен ясарга, алкалы хоккей, бокс, бадминтон, гольф буенча остаханәләрдә катнашырга чакырды.

  Бәйрәм кысаларында «Спортлы Татарстан» видеороликлар бәйгесенә дә йомгак ясадылар. Балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны популярлаштыру максатын куйган бәйгегә барысы 1187 эш килгән. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә һәм диломнарга ия булды. 

   1936 елдан бирле уздырыла торган физкультурачылар көне бүген дә саф һавада бик матур билгеләп үтелде. 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...