Кыш бабайга хат яз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш бабайга хат яз!

Кыш бабайга хат яз!

Бөек Устюгка Кыш бабай исеменә инде 3 миллионнан артык хат килгән. «Минем тулы бер почта бүлегем бар. Көненә 300дән алып 10 меңгә кадәр хат килә. Ә яңа ел якынлашканда бу сан тагын да арта», – дигән Кыш Бабай матбугат очрашуында.

Кыш Бабай һәр килгән хатка җавап бирергә тырыша икән. Әгәр үзе өлгерә алмаса, бу изге эштә ярдәм итә ала торган булышчылары да бар икән. «Хатны бөтен кеше яза, хәтта 90 яшьлек әбиләр дә. Алар оныкларының хыялларын тормышка ашырырга тели», – ди бабакай. Хатларның дөрес һәм аңлаешлы язылганына да сөенә.

Илебезнең 50 шәһәрендә булганнан соң, Кыш бабай Яңа ел төненә Бөек Устюгка кайтачак. «Яңа ел – гаилә бәйрәме. Мин аны якыннарым белән һәм бәйрәмгә килгән кунаклар белән уздырачакмын», – дип планнары белән уратклашкан Кыш бабай.

 

Дуслар, әгәр сез Кыш бабайга хат язарга өлгермәгән булсагыз, тизрәк ашыгыгыз! Хыялланган бүләгегезне сорагыз. Яңа ел төнендә ул, һичшиксез, тормышка ашар!

Мәгълүмат Tass.ru алынды

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...