6 Декабрь 2019
6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналына Казан шәһәренең 7 номерлы сәламәтлекләре чикле балалар укый торган мәктәбеннән укучылар килде.
1959 елда нигез салынган мәктәп – Татарстанда бу юнәлештә эшли торган бердәнбер уку йорты. Биредә сөйләмендә кимчелекләре булган балалар укый.
Мәктәпнең максаты – сәламәтлек мөмкинлеге чикле балаларга урта белемне биреп, социаль адаптациядә ярдәм итү. 10 ел уку дәверендә укучылар төп белем стандартын үзләштереп, дәүләт аттестаты алып чыга.
Студиябездә бу мәктәп укучыларын бик сөенеп кабул иттек. Экскурсия барышында һәр җөмләне игътибар белән тыңладылар, канал эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларны студиядәге локацияләр, ут куелышы, камералар кызыксындырды. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килдек. Анда мультфильм тавышландыруны күреп сөенде балалар. Дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина укучыларның сорауларына җавап бирде.
Мәктәптә белем бирү рус телендә алып барылса да, укучыларның татар балалар каналы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре куанычлы.

Комментарийлар: