Без ни өчен йокларга тиеш?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Без ни өчен йокларга тиеш?

Без ни өчен йокларга тиеш?
Кич җитү белән, әниләр безне йокларга куа башлый. Ни өчен дигәндә, әти-әниләр йокының файдалы икәнен белә. Ә безнең һичкенә дә уеннан, мультфильмнардан аерыласы килми. Бигрәк тә «ШАЯН ТВ» каналын сүндерергә теләк юк. Шуңа да карамастан, дуслар, йокыны калдырырга ярамый икән.
Ни өчен безгә йокы кирәк соң?
Йокы вакытында безнең организм ял итә һәм киләсе көнгә энергия җыя. Бу вакытта баш мие көне буена туплаган мәгълүматны эшкәртә һәм истә калдыра. Зурларга караганда, балалар өчен йокы сәгате күбрәк кирәк, чөнки ул яшь организмга үсәргә булыша.
Без ашамыйча озак вакыт тора алабыз, ләкин йокламыйча яши алмыйбыз. Кеше озак йокламаса, аның уйлау сәләте кими, арыганлык көчәя. Йокы файдалы булу сәбәпле, аны күп илләрдә дәвалау ысулы буларак та кулланалар.
Йокы файдалы булса да, артык күп вакыт йоклауның минуслары да бар. Бу депресиия һәм баш авыртуына китерә ала.
Шуңа күрә, дөрес һәм вакытында йоклау кирәк.
Ә сез, шаяннар, көненә ничә сәгать йоклыйсыз?

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...