100 яшь!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

100 яшь!

100 яшь!

Татарлар турында кайда гына белмиләр. Безнең чәк-чәкләр, түбәтәй, калфаклар һәм өчпочмаклар кайсы гына илләрдә сәяхәт итмәделәр.

Безнең «ШАЯН ТВ» каналы да шушы сәяхәт итүчеләр янында барлыкка килүенә без бик шат.

Менә күптән түгел ТР президенты Рөстәм абый Минниханов, Ташкент шәһәрендә яшәүче Гәбделрәшит абый Ихсановның 100 яшь тулуы белән котлады. Бүләкләр арасында безнең сәяхәтче түбәтәй да бар иде. Димәк аның белән башка  сәяхәт яратучы милли җанлы «дусларыбыз»да  булган.

Габделрәшит абый -  10 февраль Ваныш авылында мулла гайләсендә туган. Ул математика фәне укытучысы була. Аңа хезмәт ветераны һәм башка мактаулы исемнәр бирелгән.

Габделрәшит абыйны юбилейы белән чын күңелдән котлыйбыз!

 Аңа саулык-сәләмәтлек теләп, «ШАЯН ТВ» каналы төсле шаян һәм яшь булып калуын телибез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...