1 сентябрь - Белем көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

1 сентябрь - Белем көне белән!

1 сентябрь - Белем көне белән!

Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне бүгенге көләч бәйрәм - Белем көне белән котлыйбыз!

Сез яраткан йорт бүген тагын сагынып сезне каршы ала. Сәламәтлек, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын әйбәт билгеләргә генә тәмамларга насыйп булсын! Укучылар, белем дигән могҗизалы ил ишекләрен сезгә киң итеп ачсын. Бу бәйрәм, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелсын, шатлык-куанычларга, матур билгеләргә бай булсын!

«Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше», - дип юкка гына әйтмиләр. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Бәйрәм белән!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...